Яңалыклар
12 гыйнвар 2023, 20:31

Зәмһәрир салкыннар тагын кайчан булачак?

Крещение салкыннары бар бит әле...

Синоптиклар фаразлары буенча, якын арада республикада моннан алда торган кебек каты салкыннар көтелми.

Республикада аномаль салкын һава торышы һәм каты салкыннар тәмамланды, – диелгән Башгидрометүзәктә. – Бу атна ахырында һава торышына  зәмһәрир салкыннар сәбәбе булган антициклонның җылырак перифериясе йогынты ясаячак. Уртача салкынлыктагы һава торышы күзәтеләчәк. Төнлә -14°, -19° градус салкын булып, аязытканда -20°, -25° градуска кадәр җитәчәк. Көндез исә -10°, -15° градус булмакчы, урыны белән хәтта -5° градуска кадәр җылытачак.  Явым-төшем әлегә көтелми”.

-40° салкында өйдә генә утырдык, беркая чыкмадык. Кичә җылытачак дигәннәр иде, әмма -20° салкын әллә ни җылы тоелмады, җитмәсә, бераз җиле бар иде. Шуңа кыш үзенекен итәр инде ул. Салкыны да булыр, бураны да дигәндәй...

Иң мөһиме: өшеп чирләмәс өчен киенеп йөрегез, дуслар! 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас