

Бүген Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовны соңгы юлга озаталар.
Бу көнне күпләр аның белән бәйле вакыйгаларны искә төшерә. Мортаза Гобәйдулла улының килене – абыйсы Гәрәйнең хатыны Фәрзәнә Рәхимова да үз хатирәләре белән бүлеште.
“Мин аларның гаиләсенә 1955 елда килдем. Ул чакта Мортаза Гобәйдулла улы техникумда укый иде әле. Әмма без аның белән балачактан таныш, Тәвәкән авылында бергә үстек. Ул яшьтән үк бик хәстәрлекле булды, якыннары өчен һәрвакыт кайгырды һәм беркайчан да ярдәмнән баш тартмады.
Авылга кайтканда бер дә тик тормый иде: печән дә чапты, утын да ярды, абыйсы белән комбайн да ремонтлады. Ул беркайчан да эштән баш тартмады, барысын да эшли белә иде. Гаиләбезгә ярдәм иткәне өчен мин аңа һәрвакыт рәхмәтле булдым. Югары вазифа биләгәндә дә авылга еш кайтты. Безнең балаларны, үзенең кече туганнарын бик яратты.
Башкортстан өчен ул күп эшләде. Республиканың абруен күтәрде. Моны сез үзегез дә беләсез инде”, – диде Фәрзәнә Рәхимова.