

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның вафат булуы сәбәпле, кайчандыр аның белән бергә эшләгән, аралашкан шәхесләр үзләренең хатирәләре, аңа мөнәсәбәтләре белән уртаклашты, эшчәнлегенә бәя бирделәр.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев: “Арабыздан кеше -дәвер, Башкортстанның беренче президенты китте. Ул республиканы шактый катлаулы, ил таркалу һәм билгесезлек чорында җитәкләде. Ул, бернинди кыенлыкларга карамыйча, республиканы күп күрсәткечләр буенча лидерлыкка чыгара, халыкка яңа яшәү сыйфаты бирә, алдагы үсешкә нигез сала алды. Ташып торган энергиясе, хезмәте, кешеләргә мөнәсәбәте аркасында хезмәттәшләренең, гомумән, аны белүче барлык кешеләрнең хөрмәтен яулады. Ул бар тормышын республикага багышлады һәм соңгы көненә кадәр аңа тугры хезмәт итте. Аның китүе – безнең өчен зур югалту”.