

Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булуың яхшы дигән мәкаль бар халыкта. Әмма газиз җиреңне, туган туфрагыңны, якташларыңны ихлас күңелеңнән яратсаң, үз авылыңда да солтаннан ким булмыйсың. Тырышып эшләсәң, әлбәттә. Илеш районы Бишкурай авылындагы М. Гәрәев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Илгизәр Киагап улы Хәмидуллин моны үз мисалында исбатлап яши.
Ул 1963 елның 6 гыйнварында Бишкурай авылында туа. 1980 елда урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң бер ел СПТУда укый. Ул вакытларда хәрби сафларда солдат хезмәтен үтәп кайту дәрәҗә саналган чак бит. Илгизәр Хәмидуллин да Төрекмәнстан республикасында чик сакчысы булып хезмәт итә. Туган ягына егет сержант пагоннарын ялтыратып кайтып төшә.
Әмма озак ял итеп тормый, солдат боткасыннан соң студент шулпасына күчеп, 1983 елда Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына (хәзерге Башкорт дәүләт аграр университеты) ветеринар белгечлеге буенча укырга керә.
1988 елда диплом алганнан соң, “Коммунар” колхозында ветеринар- табиб буларак хезмәт юлын башлый. Озак та үтми, аны баш ветеринар итеп тәгаенлиләр. Өч елдан соң ул Илеш ветеринария лабораториясе директоры булып китә. Ә 1998 -2008нче елларда Илгизәр Киагап улы Илеш ветеринария станциясе начальнигы вазифасын башкара. Аның җитәкчелегендә станция республикадагы иң яхшы станцияләр бишлегенә күтәрелә. 2007 елда ветеринария станциясе эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыга һәм Башкортстан Хөкүмәтенең I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә. Бу уңыш нәтиҗәләре артында җитәкченең зур тормыш тәҗрибәсе, оештыру сәләте, хезмәт сөючәнлеге ята, әлбәттә.
Илеш районы авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы, Илеш район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләгән чорларында да фидакарь хезмәт күрсәтә Илгизәр Киагап улы. Туган авылыннан ерак китмәсә дә, күңеле туган туфрагына тартыла. Үз якташлары, авылдашлары өчен нинди дә булса яхшылык эшләү, аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хуҗалыкның социаль-икътисади хәлен яхшырту теләге белән 2018 елда Илгизәр Хәмидуллин гади булмаган һәм күпләр өчен бераз аңлашылып та бетмәгән карар кабул итә. Бишкурай авылына кайтып, М. Гәрәев исемендәге хуҗалыкны җитәкләргә була. Яңа урында җиң сызганып, күтәренке рухта эш башлап җибәрә. Маллар өчен яңа биналар төзү, элекке корылмаларны заманга яраклаштырып яңарту эшләре башлана. Хуҗалыкка заманча техника сатып алына. Башкарылган эшләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел, хәер, моның кирәге дә юктыр. Чөнки нәтиҗәләр барысын да үзләре сөйли. Бүген М. Гәрәев исемендәге хуҗалык республикадагы тотрыклы һәм динамик рәвештә үсешүче хуҗалыклардан санала. Ә аны җитәкләүче Илгизәр Киагап улы Илеш районы хакимиятенең, Башкортстан республикасы дәрәҗәсендәге күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. Әйткәндәй, 2004 елдан ул - Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. 2013 елда Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Узган елда республиканың дәрәҗәле бүләге - Салават Юлаев орденына лаек була.
Эшендә нинди генә уңышларга ирешсә дә, Илгизәр Хәмидуллинның иң зур уңышы һәм казанышы, әлбәттә, аның күркәм гаиләсе. Тормыш иптәше (тумышы белән Әлшәй районы Крымская авылы кызы) Неля Наил кызы да Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринария бүлеген тәмамлаган. 27 ел ул Илеш ветеринария лабораториясендә табиб-серолог булып эшләгән. Нәкъ студент елларында табышып кавышканнар да инде алар. Бүгенге көндә Хәмидуллиннарның 36 еллык гаилә стажы һәм кадерләп үстергән ике балалары, сөеп туймаслык ике оныклары бар. Кызлары Эльвира УДАТУны тәмамлап, бүгенге көндә Башкортстан буенча федераль казна идарәлегендә эшләп йөри. Уллары Динар УДНТУда белем алган. Әлеге вакытта “Транс-нефть” идарәлегендә хезмәт сала. Тормыш иптәше Гүзәл белән ике бала - 8 яшьлек Амалияне һәм 1 яшьлек Алимны үстерәләр. Алар өчен картәти-нәнәй янына кайту һәрвакыт күңелле бәйрәмгә әйләнә. Баланың баласы балдан татлы дип юкка әйтмиләр шул. Һәм нәкъ шушыдыр ул бәхет: хыялларыңны тормышка ашырып, уңышларга ирешкән туган җиреңдә балаларыңны, оныкларыңны каршы алу. “Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел” дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Әлбәттә, 60 яшьлек күркәм юбилеен каршылаучы Илгизәр Киагап улына картлыкка бик ерак әле. Шигырь юлларының беренче өлешендә генә әле ул.
– Авыл баласы булып тудым, авыл кешесе булып яшим. Шәһәргә чыгып китәргә дигән уй башка кереп тә чыкмады. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтында да авылга әйләнеп кайтыр өчен укыдым. Үз җиребездә, туган туфрагыбызда кулдан килгәнчә тырышып эшләдек һәм эшлибез, рәхәтләнеп яшәдек һәм яшибез!
Яңа туган ел республикада “Кече Ватанга ярдәм күрсәтү елы” дип игълан ителде. Кеше үз җиренә якын булырга тиеш. Үзе читтә яшәсә дә, аны онытмаска тиеш дип уйлыйм. Ә без, һәрвакыттагыча, нинди ел булуга карамастан, авыл өчен дә, район һәм ил өчен дә кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер! – ди Илгизәр Хәмидуллин.
Эльмира Ибраһимова.
.