

Хушлашу чаралары кайда узачак?
Бүген Республика Йортында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров беренче Президент Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны җирләү чараларын оештыру буенча дәүләт комитеты утырышын уздырды. Ул республиканың шуңа ярашлы Указы белән төзелде.
– 11 гыйнвар кичендә Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның йөрәге тибүдән туктады. Башкорт халкының бөек улы бөтен гомерен республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлады. Ул бөтен башкортстанлылар йөрәгендә мәңгегә калыр, – диде Радий Хәбиров.
Утырышта катнашучылар хушлашу чараларын оештыру, шулай ук Башкортстанның беренче Президентының исемен мәңгеләштерү турында сөйләште. Мортаза Рәхимов белән хушлашу 13 гыйнварда "Башкортстан" Дәүләт концерт залында узачак.
9.00 - 12.00 сәгатьләрдә барлык теләүчеләр Башкортстанның беренче Президенты белән хушлашып кала ала.
12:00. сәгатьтә матәм митингы башланачак.
Чараның трансляциясен БСТ һәм «Башкортстан 24» һәм «Вся Уфа» телевизион каналларында 11:00 сәгатьтән карап булачак.
Мортаза Рәхимовны Уфаның мөселман зиратында җирләячәкләр.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матәм чаралары барышында иҗтимагый хәвефсезек һәм иминлек чараларын күрәчәк.
Башкортстан Башлыгы респубика Хөкүмәтенә, төбәкнең Дәүләт Җыелышы - Корылтайга, Уфа шәһәре һәм Күгәрчен районы хакимиятенә Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовың исемен мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушты.