Яңалыклар
12 гыйнвар 2023, 09:52

"Мортаза Гобәйдулла улы максат куйса – аңа һичшиксез ирешә иде".

РФ Дәүләт Думасы депутаты, 2003-2011 елларда Уфа мэры вазыйфасын башкарган Павел Качкаев Мортаза Рәхимов хакында.

"Мортаза Гобәйдулла улы максат куйса – аңа һичшиксез ирешә иде"."Мортаза Гобәйдулла улы максат куйса – аңа һичшиксез ирешә иде".
"Мортаза Гобәйдулла улы максат куйса – аңа һичшиксез ирешә иде".

РФ Дәүләт Думасы депутаты, 2003-2011 елларда Уфа мэры вазыйфасын башкарган Павел Качкаев:

“Минем карашка, безнең республика гына түгел, ә гомум Русия тарихында үз ролен башкарган зур сәясәтче китте. Андый сәясәтчеләрне һәм төбәк җитәкчеләрен бармак белән генә санарлык. Мин аның командасында 15 ел эшләдем һәм һәрчак ул вакытны гомеремнең иң яхшы өлеше буларак искә алам. Ул чакта башкарылган эшләр бүгенге көндә республикага Русия федерациясе субъектлары арасында лаеклы урын биләргә мөмкинлек бирә.

Мортаза Гобәйдулла улы  кул астындагыларга өстән кушканны көтмичә, үзаллы карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирүче җитәкче иде. Шулай ук төбәк башлыгының сәнәгать предприятиесе белән идарә итү тәҗрибәсе булуы да зур роль уйный. Аларда җаваплылык хисе зур, алар икътисад хакында уйлый, максатка ирешү юлларын карый белә. Мортаза Гобәйдулла улы максат куйса – аңа һичшиксез ирешә иде. Республиканың илдә алдынгы төбәкләргә әйләнүендә аның роле бик зур.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас