

Бу кышның салкыннары кешеләрнең генә түгел, хайваннарның да җилегенә үтә булса кирәк. Республиканың төрле районнарында кыргый хайваннар урманнан чыгып, авылларга килә.
Күптән түгел Яңавыл районы халкын авыл янында йөргән селәүсен (рысь) хакында кисәттеләр. Аны Султый авылы янында видеога төшереп алганнар. Видеодан күренүенчә, кыргый җанвар кешеләр янына чыккан, аннан соң урман полосасына кереп югалган.
БР экология мсинистрлыгы вәкилләре мондый адашып килеп чыккан җанварларны ашатырга ярамаганлыгы хакында кисәтә. Аларның кыргый булуын онытмагыз! Теләсә кайсы минутта хайванның ашатучысына булган мөнәсәбәте үзгәреп, ул кешегә ташланырга мөмкин.
Кыргый хайваннарның урманнан чыгып, авылларга килүен күрүчеләргә кичекмәстән бу хакта (347) 218-04-30 телефоны буенча БР экология министрлыгының оператив дежур бүлегенә я булмаса 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.