Яңалыклар
11 гыйнвар 2023, 12:05

Республикада 51 метан станциясе эшли

Санкция чикләүләренә карамастан, узган ел Башкортстан сәнәгате өчен уңышлы булган.

Республикада 51 метан станциясе эшлиРеспубликада 51 метан станциясе эшли
Республикада 51 метан станциясе эшли

Башкортстанда узган елда 10 автомобиль газы тутыру компрессор станциясе ачылган иде. Хәзер республикада барлыгы 51 метан станциясе эшли.

Җиде компания метан станциясе төзү өчен субсидияләр алды. Гомум сумма - 360 млн. сум. Бу хакта үткән елда төбәкнең социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалган Башкортстан Хөкүмәте утырышында әйтелде.

Республикада 122 предприятие система барлыкка китерүчеләр исемлегендә. Санкция чикләүләренә карамастан, узган ел Башкортстан сәнәгате өчен уңышлы булган.

- Без өстәмә ярдәм чаралары күрдек, предприятиеләрнең эшен стимуллаштыру һәм күләмнәрне киметүгә юл куймау өчен җитди эшләр башкардык. Быел сәнәгать сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча илебез үз лидерлыгын тагын бер кабат раслады. Бу - яхшы. Әлбәттә, тынычланырга ярамый. Мониторинг алып барырга, үз вакытында җавап бирергә, ярдәм күрсәтергә кирәкле юнәлешләр күп, - диде Андрей Назаров.

 “Безнең республиканың рейтингта югары урыны - зур комплекслы эш нәтиҗәсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча АГНКС саны буенча без Ростов өлкәсе белән беренче урынны бүлештек - бездә 41 газ заправкасы. 2022 ел ахырына кадәр тагын унны куллануга кертергә планлаштырабыз,-  дип язган иде үткән елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәр битендә.-Без җәмәгать транспортын газ-мотор ягулыгына күчерүне дәвам итәбез, "Башавтотранс" өчен газда эшләүче автобуслар сатып алабыз. Республикада табигый газда барлыгы 8,4 мең берәмлек техника исәпләнә".

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас