Яңалыклар
11 гыйнвар 2023, 13:50

Башкортстанда эшсезләр саны кимү рекорды теркәлгән

Башкортстан Хөкүмәте утырышында республиканың хеезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә йомгаклар ясалды.

Башкортстанда эшсезләр саны кимү рекорды теркәлгәнБашкортстанда эшсезләр саны кимү рекорды теркәлгән
Башкортстанда эшсезләр саны кимү рекорды теркәлгән

Башкортстан Хөкүмәте утырышында республиканың хеезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә йомгаклар ясалды.

– Узган елның төп бурычлары арасында хезмәт базарында кризис булдырмау иде. Бу бурычны без уңышлы үтәп чыктык, – диде  Андрей Назаров. – Бүгенге көндә республикада Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек рекордлы түбән - 2,8 процент тәшкил итә һәм бу Русия буенча (3,8%) һәм Идел буе федераль округы буенча  (3,1%) күрсәткечләрдән түбәнрәк.
Премьер-министр 2022 ел йомгаклары буенча Башкортстанның хезмәт базарына ярдәм итүгә өстәмә чараларны тормышка ашыру өчен җәлеп ителгән федераль акчалар буенча 2нче урынны һәм сәнәгать предприятиелеренең эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләрен укытуны оештыру буенча 1нче урынны яулавын искә алды.
- Узган елда 1500дән артык эш бирүче 1,5 млрд. сум ярдәм алды, бу безгә 29 меңнән артык республика гражданын эш белән тәэмин итәргә һәм эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирде, - дип дәвам итте Андрей Назаров. Быел бу максатларга 1,4 млрд. сум федераль акча бүлеп бирү каралган, бу вакытлыча мәшгульлек, иҗтимагый эшләр һәм һөнәри белем бирү белән 17 мең кешене колачларга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас