

2023 елда “Башкортстан продукты” проектында катнашучылар санын 750гә җиткерергә ниятлиләр. Бүгенге көндә бу проектта 669 җитештерүче катнаша. Шуларның 574е – азык-төлек җитештерә.
-“Башкортстан продукты” билгесе белән 25 мең продукция тамгалана. 2022 елда 117 эшкуар проектның дипломанты булды. Алар арасында кече һәм урта оешмалар да, республиканың зур компанияләре дә бар. Проектта катнашучылар саны даими рәвештә арта, - ди БР сәүдә һәм хезмәт министры Алексей Гусев.
Җирле җитештерүчеләрнең позицияләрен сәүдә базарында ныгыту өчен проект тарафыннан 25 күргәзмә-ярминкә оештырылган. Бу 2021 елга караганда 47%ка күбрәк.