

11 гыйнварда Русиядә табигый тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнә. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республикабызның никадәр гүзәл табигатьле булуы хакында пост урнаштырды.
Башкортстанда өч тыюлык һәм бер милли парк бар. Аеруча саклана торган федераль әһәмияткә ия бу табигать территорияләренең гомум мәйданы 400 мең гектар чамасы. Шулай ук “Ирәмәл”, “Морадым тарлавыгы”, “Кандракүл”, “Асылыкүл”, “Зилим” һәм 27 дәүләт табигый заказниклары бар. Аларның гомум мәйданы 570 мең гектардан артып китә.
“Әлеге мәйданнарның аерым статусы уникаль табигать почмагын, сирәк үсемлекләрне һәм хайваннарны сакларга ярдәм итә. Әмма без туристлар хакында да онытмыйбыз. Алар өчен шартлар тудырабыз: яңа туристик маршрутлар, экосукмаклар, тукталышлар, кемпинглар булдырабыз.
Актив ял яратучылар өчен төрле юнәлешләрне үстерәбез: тау, елга, спелетуризм. Нәтиҗәдә туристлар саны стабиль рәвештә арта. Мәсәлән, “Башкортстан” милли паркына былтыр 125,7 мең кеше килгән (2021 ел белән чагыштырганда 10 меңгә артыграк). “Кандракүл”дә - 97 мең, “Морадым тарлавыгы”нда 47 мең кеше ял иткән.
Барыгызны да Башкортстан буенча сәяхәткә чакырам. Һәм – табигатьне саклагыз!”- дип язды Радий Фәрит улы.