

Яңа ел, гадәттә, “күчтәнәчләр” белән килә. Быелгысы да бу традицияне бозмады: ул яңа законнар, кагыйдәләр, таләпләр алып килде.
Илнең Хезмәт министрлыгы страховка пенсияләрен индексацияләүнең яңа алымнарын эшләгән. Хәзер ул ел саен 6,8 процентка артып барачак. 2023 елда пенсияләрнең минималь күләме 12363 сумга кадәр җитәчәк. Уртача еллык пенсия 22174 сум булачак.
Әйткәндәй, пенсиянең тупланма өлеше 2025 елга кадәр “туңдырыла”. Дөресен әйткәндә, ул 2014-2024 елларга “туңдыру”ны тагын бер елга озайта гына. Бу хезмәт хакының 6 проценты страховка өлешенә, ягъни бүгенге пенсионерларга түләүгә җибәрелә дигән сүз.
Яшәү минимумы 3,3 процентка арта. Быел һәр кеше 14375 сум алырга хокуклы, 2024 елда ул 15049 сум тәшкил итәчәк. Хезмәт яшендәгеләр өчен бу сан – 15669 сум, пенсионерларга – 12363 сум һәм балаларга 13944 сум дип билгеләнә.
Яшәү минимумы арту сәбәпле, бюджет өлкәсендә эшләүче якынча 3,5 миллион кешенең хезмәт хакы артачак. Атап әйткәндә, хезмәт хакының минималь күләме 6,3 процентка үсә. Шулай итеп, элек ул 15279 сум булса, хәзер 16242 сумга җитәчәк. Башкортстанда, район коэффициентын исәпкә алып, минималь хезмәт хакы 18678 сум булачак.
Ял да кирәк эш кешесенә. Бу елдан үз көченә кергән яңа кагыйдәләргә ярашлы, хезмәткәр отпускка кадәр ким дигәндә өч көн кала ял акчасын алырга тиеш.
Хезмәт кенәгәләре буенча да яңалык бар. 1 гыйнвардан илдә аларның яңа үрнәкләре барлыкка килде. Хәзер бу “В” саклау дәрәҗәсендәге булган полиграфия продукты дип исәпләнәчәк. Яңа төр кенәгәдә эш турында мәгълүмат битләре артачак, ә наградалар турындагылары кимиячәк. Шуны да әйтергә кирәк: эш бирүчедә сакланган иске кенәгәләр дә үз көчендә кала.
“182н белешмәсе”, ягъни ике елга хезмәт хакы суммасы турындагы белешмә – хезмәткәргә эштән киткәндә бирелә торган документларның берсе. Хәзер эш бирүчеләр хезмәткәрләренә керемнәр һәм страховка взнослары турында белешмәләр бирү өчен җаваплы түгел. Бу бурыч Социаль фондка күчте.
Эш эзләүче эшсез буларак теркәлмәсә дә, хәзер аңа эшкә урнашу өчен икенче урынга күченергә ярдәм итәчәкләр. Элек мондый ярдәм эшсез буларак рәсми теркәлгәннәргә генә күрсәтелә иде.