

Уфалылар таксига бәяләр артуы турында хәбәр итә. Бүген, 9 гыйнвар иртәсендә, тәүге эш көнендә байтак кешеләр такси хезмәтеннән файдаланырга теләгән. Әлбәттә, бәяләрнең өч тапкыр диярлек артуы аларны гаҗәпкә калдырган.
Мисал өчен, Уфаның үзәгендә, Мостай Кәрим урамыннан алып Киров урамында урнашкан “Витамин заводы”на кадәр юл бәясе элек, гадәттә, 80-90 сум булса, бүген ул араны 255 сумга үтәргә туры килгән. Ә Уфа читендәге Карпово авылыннан Уфа үзәгенә барып җитү өчен 900 тәңкәне чыгарып салырга туры килгән (элек ул араны 400-500 сумга үтеп була иде).
Такси хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр бәяләргә чатнама салкыннар тәэсир иткәндер дигән фикердә. Җылыту белән хаклар элекке дәрәҗәгә кайтыр, дип ышана алар.
Әйткәндәй, Уфа-Дим метеостанциясендә 9 гыйнвар төнендә һава температурасының иң түбәнге күрсәткече теркәлгән. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, термометр баганалары -39,1 градускача төшкән. Моңа кадәр 9 гыйнварда түбәнге температура рекорды 1974 елда теркәлгән булган. Ул -37,9 градус тәшкил иткән.
Ә сездә ничек, дуслар? Салкынмы? Термометр баганалары ничә градус күрсәтә?