

Илдә иң озын – 9 көнлек – яллар тәмамланды. Әмма ел дәвамында русиялеләр әле тагын берничә тапкыр ял итәчәк.
2023 елның җитештерү календарена ярашлы, I кварталда безне түбәндәге ял һәм бәйрәм көннәре көтә.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – ике бәйрәм көне һәм ике ял көне (23-26 февраль);
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – атна уртасында (чәршәмбегә туры килә) бер ял көне;
II кварталда – өч озайлы яллар:
1 майда – Яз һәм Хезмәт бәйрәме – 29 апрельдән алып 1 майга кадәр;
9 май – Җиңү көне – 6сыннан алып 9 майга кадәр бәйрәм ителәчәк;
12 июнь – Русия көне – дүшәмбегә туры килә, шуңа күрә 10ыннан алып 12сенә кадәр ял итәчәкбез;
III кварталда гомумрусия яллар юк. Әмма нәкъ җәй айларына һәм сентябрьгә күпчелек халыкның отпусклары туры килә.
IV кварталда безне 4 ноябрьдә билгеләнә торган Халыклар бердәмлеге көне көтә. Быел ул шимбәгә туры килә, шуңа 4еннән алып 6сына кадәр ял итәчәкбез.
Шуңа күрә яллар тәмам инде дип борчылмыйк, алда безне әнә күпме бәйрәмнәр көтә әле!
Чыганак: bashinform.ru