Яңалыклар
7 гыйнвар 2023, 15:41

1 мартта яңа сигнал гамәлгә керәчәк

Светофорларда җәяүле сурәте төшерелгән яңа сигнал барлыкка киләчәк.

1 мартта яңа сигнал гамәлгә керәчәк1 мартта яңа сигнал гамәлгә керәчәк
1 мартта яңа сигнал гамәлгә керәчәк

Юрист Егор Редин Русиядә 1 марттан ак төстәге җәяүле рәсеме рәвешендә светофорның яңа сигналы барлыкка киләчәк, дип белдерде. Ул төп сигналлар астына өстәмә итеп куелачак. 
Редин белдергәнчә, яңа сигнал җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен бик уңайлы. Әлеге билге җәяүлегә юлны кичә башларга ярый дигәнне аңлата. Юрист моңа кадәр әлеге сигналның эксперимент сыйфатында Русиянең кайбер төбәкләрендә кулланылуын да әйтеп үтте.

Чыганак: aif.ru

Фото: aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас