

Яңа 2023 елга да аяк бастык. Тормыш шулай корылган: берәүләр бер елдан икенчесенә атлаганда кемнәрдер бу дөньяга беренче тапкыр аваз сала.
Башкортстанда да Яңа ел төнендә 14 сабый – 8 малай һәм 6 кыз – дөньяга килгән. Иң беренче булып, 1 гыйнварда 00.40 сәгатьтә республиканың перинаталь үзәгендә кыз бала туган. Ул – Нефтекамадан Айгөл һәм Динис Биковларның икенче сабыйлары.
Бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләр аша үзе хәбәр итте. Ул, бар сабыйларга бәхет һәм иминлек теләп, ялда да, бәйрәмдә дә эш урыннарында булган табибларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сабыйлар туып торсын. Барысы да әти-әни кочагында, сәламәт һәм бәхетле булып үссен!