Яңалыклар
4 гыйнвар 2023, 13:43

Борынгы биналар кызыксыну уята

Аларны сакларга кирәк.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 4 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гафури районының сәнәгать һәм социаль объектларында булды.

Красноусол авылында ул элекке пыяла заводын карады. Бу бина 1752 елда төзелгән һәм 150 ел дәвамында диярлек анда бакыр эреткәннәр. 1893 елда заводта пыяла җитештерә башлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында анда Гомель пыяла заводы була.

2007 елда, продукциягә ихтыяҗ аз булу сәбәпле, предприятие ябыла. Биналарның бер өлеше мәдәни мирас объектлары булып санала.

“Борынгы биналар тарихи һәм туристик кызыксыну уята. Мондый заводлар – халыкның, ата-бабаларның байлыгы, аларны сакларга тырышачакбыз”, – диде төбәк җитәкчесе район башлыгы белән сөйләшүдә.

Красноусолда Радий Хәбиров икмәк һәм аның эшләнмәләрен җитештерү предприятиесенең кибетендә дә булды. Аны 2018 елда эшкуар Әскать Фәйзуллин ачкан. 15 кешедән торган коллектив елына 800 тонна продукция җитештерә. Икмәк-күмәчләрне күрше районнарның авылларына да сатуга чыгаралар.

 

 

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас