Яңалыклар
4 гыйнвар 2023, 10:37

-26 градуска кадәр суыта

Бер эретә, бер суыта... Көннәр кайчан утырыр икән? 

Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Язгөл Сафина.

Иртәгә, 5 гыйнварда, Башкортстанда һава торышы аязлы-болытлы булачак.

Башгидрометүзәк хезмәткәрләре әйтүенчә, урыны белән бераз кар явачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Тизлеге – секундына 5-10 метр.

Һава температурасы төнен -13... -18 градус, аязытканда -26 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көньягында -4... -9 градус фаразлана. Көндез термометр баганалары -11... -16 градус тирәсендә булачак.

Юлларның кайсыбер участокларында бозлавык, кар яуганда күрү мөмкинлеге 1-2 километр булуы бар.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас