Яңалыклар
2 гыйнвар 2023, 17:07

Кар һәм буран...

Күк капусы тишелде бугай.

Ләйсән Каспранская.Ләйсән Каспранская.
Фото:Ләйсән Каспранская.

Иртәгә, 3 гыйнвар көнне, республикада кар явачак, көчле буран чыгуы көтелә, җил көньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 22 метрга кадәр, 500 метрдан ары юлларда күрүчәнлек начараячак. Юлларга кар салачак, бозлавык булуы көтелә. Һава температурасы төнлә -4,-9°, көндез -2,-7°.

4 гыйнвар төнендә дә бераз кар явачак. Синоптиклар фаразлары буенча, аерым районнарда буран чыгуы көтелә, юлларга кар салачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -5,-10°, аязытканда -15° градуска кадәр, көндез -3,-8°.

5 гыйнварда  да кар яву дәвам итәчәк. Төнлә ул бераз тынып та торачак. Җил көнбатыштан исәчәк, әллә ни көчле түгел. Һава температурасы төнлә -14,-19°, көньяктан -8,-13°, көндез -8,-13°, көн кичкә авышканда түбәнәячәк – -14,-19°.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас