

“Аек авыл” конкурсында катнашучылар “Бөтен авыл белән Яңа елга!”акциясенә кушылды. Башкортстанның 54 районыннан да әлеге конкурста катнашучы авыл кешеләре бүген кулга-кул тотынышып, әйлән-бәйләнгә басты. Бу хакта БР Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.
Яңа ел әйлән-бәйләне акциянең төп шарты булып тора. Аның фотосурәтләрен һәм видеороликларын катнашучылар Вконтактеда #всемселомвновыйгод2022 #Трезвоесело2022 #Айыкауыл2022 хштеглары белнә урнаштырырга тиеш иде.
-Яңа 2023 елны аек, күңелле һәм актив каршы алабыз!- диде БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Линара Иванова.