

Электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгати технопарк булдыру һәм аны үстерү өчен Башкортстан федераль субсидия алачак. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Уфаның Киров районында 30 мең кв.м. мәйданда “РВ-1” радиоэлектрон технопарк барлыкка киләчәк. «Геоскан-Уфа» идарә итү компаниясе бу проектка 1.2 млрд сум инвестицияли, шуларның 504 млн сумы – федераль бюджеттан.
“Потенциал резидентлар – Уфа, Минск, Санкт- Петербург компанияләре. Алар белән контрактлар төзелгән. 2030 елда монда 370 эш урыны барлыкка килер һәм радиоэлектрон сәнәгать продукциясен җитештерү 3,6 млрд сумлык керемнән дә артып китәр дип өметләнәбез. Минпромторгка булышлык итүнең яңа механизмы Русиядә сентябрьдә эшли башлады. Башкортстан беренчеләрдән булып гариза бирде. БР сәнәгать министрлыгына һәм стратегик разработкалар үзәгенә, оператив һәм бердәм команда булып эшләүләре өчен рәхмәт җиткерәм”, - дип язды Радий Хәбиров үзенең социаль челтәр битендә.