Яңалыклар
31 декабрь 2022, 11:13

"Барлык теләкләрне дә үтәрбез".

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров  “Теләкләр чыршысы” бөтерусия хәрия акциясендә катнашып, “Бердәм Русия” партиясе бүлекчәсендә куелган чыршыдан өч бәйрәм шары алды.

"Барлык теләкләрне дә үтәрбез"."Барлык теләкләрне дә үтәрбез".
"Барлык теләкләрне дә үтәрбез".

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров  “Теләкләр чыршысы” бөтерусия хәрия акциясендә катнашып, “Бердәм Русия” партиясе бүлекчәсендә куелган чыршыдан өч бәйрәм шары алды.

Алардан 5 яшьлек Давид Шәйхетдиновның интерактив глобус,  8 яшьлек Кәрим Мөслимовның хоккей матчын барып карарга теләве,14 яшьлек Ксения Добранованың мультфильмнарның ничек тудырылуын күрергә хыяллануы билгеле булды.

- Барлык теләкләрне дә үтәрбез. “Теләк чыршысы” - ул безнең балалар турында кайгыртуның бер өлеше генә. Быел без махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бүләбез. Ул гаиләләрдәге барлык балалар өчен дә Яңа елга бүләкләр белән бәйрәм рюкзагы әзерләп тапшырылды, – диде Радий Хәбиров. - Яңа ел каникуллары вакытында республика буенча бихисап бәйрәм чаралары оештырыла. Балаларга анда катнашырга мөмкин булачак. Ә 13 гыйнварда махсус балалар өчен “Аксаков чыршысы” узачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас