Яңалыклар
27 декабрь 2022, 03:43

Русия Герое Борис Дудко туган ягына кайтты

Әле ул гаиләсе янында ял итә.

Антон Талалов/vk.comАнтон Талалов/vk.com
Антон Талалов/vk.com

26 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, якташыбыз – Бөре шәһәре егете – Борис Дудконы Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Ул Борис Дудкога хезмәте өчен рәхмәт белдереп: “Мондый егетләр – илебезнең даны, республиканың даны”, – диде.

Һава-десант гаскәрләренең десант-штурмлау дивизиясенең аерым танк батальоны командиры урынбасары Дудко әлеге бүләкне алырга әтисе, тормыш иптәше һәм ике баласы белән килгән иде.

Төбәк җитәкчесе 33 яшьлек батырның әти-әнисенә лаеклы ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Тормыш иптәше Гөлнара ханыма да рәхмәт. Сез офицер хатынының гади булмаган тормышын күтәрәсез”, – диде ул.

Батыр егет үз чиратында: “Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Безнең республика үз геройлары һәм лаеклы кешеләре белән дан казана”, – дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез: декабрь башында ил Президенты Владимир Путин Борис Дудкога “Алтын йолдыз” медален тапшырган иде. Дудко коамндалык иткән рота махсус операциянең беренче көннәреннән үк югары батырлык һәм каһарманлык күрсәтә.

Әле батыр егет кыска вакытлы ялга туган ягына кайткан.

 

https://www.bashinform.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас