

Уфадан "Победа" самолетында Кыш Бабай һәм Карсылу костюмнарында бушлай очарга мөмкин.
"Победа " авиакомпаниясе Яңа ел бәйрәме уңаеннан кызыклы акция үткәрә. 31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр самолетта Кыш Бабай яки Карсылу костюмында бушлай очарга мөмкин булачак. Акциядә катнашу өчен аэропортта тиешле рейска теркәлү ачылу белән «Победа» стойкасына барырга. Буш урыннар һәм костюмнар булганда бушлай билет алырга мөмкин. Авиакомпания Мәскәүгә, Санкт-Петербургка һәм Сочига очышлар оештыра.
Акция туры рейсларга гына кагыла. Кыш бабай булып очар өчен - сакал, ә Карсылу өчен озын толымлы булу мәҗбүри, дип билгеләп үткәннәр авиакомпаниядә. Икенче шәһәрнең аэропортына барып төшкәнче костюмнарны салмаска мөмкин.