

“Бүген Башкортстан Конституциясе – республикабызның төп законы кабул ителүгә 29 ел. Ул туган ягыбызның заманча йөзен һәм үсеш динамикасын билгеләде.
Конституциянең беренче проектлары буенча 1990 елда ук фикер алышулар башлана. Бу – бик авыр, чын демократик процесс була. Өч ел эчендә төптән уйланган, үлчәнгән документ төзелә. Аның кайсыбер эшләнмәләрен федераль коллегалар да үзләренә ала.
Республиканың Төп законының роле еш кына бәяләнеп бетми. Ә бит Конституция законнар базасын формалаштыру нигезе булды. Башкортстанга авыр 90нчы елларны лаеклы узарга мөмкинлек биргән социаль гарантияләрне үзендә ныгытты.
Кадерле якташлар! Без җиңел булмаган вакытта яшибез. Илнең һәм дөньяның, туган якның киләчәге хәл ителә. Башкортстан Конституциясе бүген дә безнең кыйммәтле һәм хокукый юнәлеш булып тора. Аңа таянып, авырлыкларга карамастан, республика үсешен дәвам итә.
Башкортстан Республикасы Конституциясе көне белән!” – дип язган республика премьер-министры Андрей Назаров.