

Кар юк дип зарлана торгач, төн чыкканчы тутырып яуган. Һәрхәлдә, бүген иртән башкала урамнары кар астында иде.
Юл һәм торак-коммуналь хуҗалыклары хезмәткәрләре бу кадәр карны тиз арада тазыртырга өлгермәгән, күрәсең: урамнарда “бөкеләр” барлыкка килгән.
“Яндекс.Карта” мәгълүматлары буенча, Уфа юлларындагы тыгыннар 8 балл белән бәяләнә.
Әйе, быелгы кыш әйләнгән саен үзгәреп тора: өченче көн генә битләрне чеметерлек салкын иде, ә бүген инде кыектан тамчы тамарга мөмкин. Чөнки көндез термометр баганалары урыны белән +1 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шуңа юлларга чыкканда игътибарлы булырга кирәк. Аннары, ашыгып йөрмәс өчен бераз алданрак чыгуың да хәерле...