

2022 елның иң төп вакыйгасы нәрсә булды? Шулай дип сорадылар бүген, 22 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән зур интервьюда.
“Республика халкының бердәмлеге”, – дип җаваплады төбәк җитәкчесе.
“Мин һәрвакыт, республика халкының бердәм булып, бер-берсен хөрмәт итеп, бер юнәлештә эшләвен теләдем. Быел моның шулай икәнлеге ачыкланды. Әлбәттә, аңа безнең егетләрнең махсус хәрби операциядә катнашуы йогынты ясады. Минем өчен төп бурыч аларга ярдәм итү булды. Без бу эшкә тиешле игътибар бүлдек, һәм бу – иң мөһиме. Без гаиләләргә ярдәм итү системасын булдырдык”, – диде Радий Хәбиров.