Яңалыклар
22 декабрь 2022, 08:40

Призыв яше алдагы елга ук үзгәрергә мөмкин

Әйткәндәй, Русиядә 18 яшьтән хәрби хезмәткә чакырылу 1967 елдан башлап гамәлгә кертелгән булган. 

ptoday.ruptoday.ru
Фото:ptoday.ru

Хәрби хезмәткә чакыру яшенең 18дән 21 яшькә кадәр арттыруны законнардагы үзгәрешләр аша гына тормышка ашырып була. Бу алдагы елга булырга мөмкин. Моны Дәүләт Думасының оборона буенча дәүләт комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдерде. Парламентарий сүзләренчә, Русия властьлары бу сорау  буенча Оборона министрлыгыннан тәкъдимнәр көтә.

“Срокларга килгәндә, минемчә, алдагы ел эчендә бу тормышка ашарга мөмкин”, – диде ул.

Шул ук вакытта депутат оборона буенча Дума комитеты министрлыкның чакырылыш яшен арттыру тәкъдимен хуплый, дип белдерде.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 21 декабрьдә, оборона министры Сергей Шойгуның хәрби хезмәткә чакыру яшен 18 яшьтән 21 яшькә кадәр күтәрү планнары турында билгеле булды. Шулай ук хезмәт итүнең яшь чиге 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырылырга мөмкин.  

Оборона министры тәкъдиме буенча, хәрби хезмәткә чакырылу яшен арттыру этаплап узачак.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас