+21 °С
Болытлы


Бүген, 22 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән зур интервью оештырылды.
Төбәк җитәкчесеннән Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов белән бәйләнешләре турында сорадылар. Ул Мортаза Гобәйдулла улы белән аралашып торуы турында әйтте.
“Яңарак кына аның янында булдым. Мортаза Рәхимов бераз чирләп тора. Республика халкы исеменнән сәлам җиткердем. Без аның эшчәнлеге өчен рәхмәтлебез һәм һәрвакыт аңа тирән хөрмәт белән карыйбыз”, – диде Радий Хәбиров.