Яңалыклар
21 декабрь 2022, 04:09

“Минем өчен тавыш бирмәгез...”

Борай районы башлыгы Рушан Гәрәев үзе өчен тавыш бирмәскә кушкан. Ни өчен?

https://vk.com/garaev_rushan_kadimovichhttps://vk.com/garaev_rushan_kadimovich
https://vk.com/garaev_rushan_kadimovich

Социаль челтәрләрдәге эре пабликларның берсендә Башкортстанның иң яхшы мэрлары һәм район башлыклары өчен тавыш бирү башланган.

Бу уңайдан Борай районы башлыгы Рушан Гәрәев, иң яхшы муниципалитет җитәкчесе буларак, аның өчен тавыш бирмәскә чакырган. Үзенең Вконтактедагы сәхифәсенә ул болай дип язган:

“Кадерле якташларым! Мин әле отпускта, республикадан читтәмен. Әмма “Иң яхшы муниципаль башлык”ка тавыш бирү чарасына кушылуыгызны белеп шаккаттым. Бүген шәһәр-район башлыкларының рейтингын билгеләр вакыт түгел. Бездә иң яхшылары – игенчеләр, терлекчеләр, төзүчеләр, табиблар, укытучылар... көндәлек хезмәте белән районны алга этәрүчеләр. Иң яхшылардан яхшысы – әлеге вакытта тынычлык сагында торган егетләр. Менә кемнәргә ярдәм итәргә, мактарга һәм исән-сау кайтуларын теләргә кирәк.

Кадерле дуслар, мондый тавыш бирүләргә кушылмагыз. Ә без үз бурычларыбызны намус белән башкарырбыз. Сезнең Рушан Гәрәев”.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас