

Халыкара бизнес атналыгында яшьләр эшкуарлыгын үстерүгә булышучы мәйданчыкларның презентацияләре үтте.
Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Денис Гурков һәм БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Вито Сабиров яшь эшкуарларга һәм сәнәгатьчеләргә төбәк Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырылучы ярдәм чаралары турында сөйләде.
- Яшьләр эшкуарлыгы - перспективалы федераль тренд. Безнең республикада моңа ярдәм алу мөмкинлеге бар. Бу елдан без «Йәшлек.Бизнес» проектын башлап җибәрдек, аның кысаларында белем бирү чараларын үткәрәбез. Консультация ярдәме күрсәтәбез. Моның өчен махсус Яшь эшкуарларның төбәк клубын төзедек, анда Башкортстан бизнес-җәмәгатьчелегенең вәкилләре яшьләргә киҗәшче буларак чыгыш ясый, - дип сөйләде Вито Сабиров.