

Быел социаль бурычларны үтәүгә 175 млрд сум юнәлтелгән
-Узып баручы елның 11 аенда республика бюджетына 244 млрд сумлык керем кергән. Былтырның шушы ук вакыты белән чагыштырганда 15,6%ка арткан. Шул ук вакытта салым һәм салымнан булмаган кермнәр 28 млрд сумга арткан. Бу 20,5%ка күбрәк. Әлеге вакытка бюджет үтәлешенең уңай динамикасы саклана, -дип билгеләп үтте Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәте утырышында. – Керем өлешендәге динамика бюджетның чыгым өлешен арттырырга да мөмкинлек бирәчәк. Барлыгы 11 айда 246 млрд сум тотылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 30 млрдка күбрәк. Чыгымнарның төп өлеше социаль бурычларга юнәлтелгән. Бу 175 млрд сум яки чыгымнарның өчтән ике өлеше дигән сүз.