

“Башкортостанстат” мәгълүматларына караганда, Башкортстанда 2022 елның 11 ае эчендә 2,68 млн кв. м. торак куллануга тапшырылган. Бу былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда 101,1%. Гыйнвар-ноябрь айларында республикада 33 мең квартир төзелгән. 1 мең кеше исәбенә 669 кв. метр торак тапшырылган дигән сүз.
-Торак төзелеше күләме буенча без былтыргы темпларны уздырдык. Безнең республика торак тапшыру буенча лидерлар исәбендә. Хәзер алдыбызда яңа бурыч- яңа төзелеш мәйданнары өчен инфраструктура әзерләү тора, - диде БР архитектура һәм төзелеш министры вазыйфаларын вакытлача башкаручы Егор Родин.
Башкортстан эчендә алдынгы шәһәрләр исемлеген Уфа башлый. Башкалада 930 мең кв.м. торак тапшырылган. Икенче урында – Стәрлетамак. Анда 84,2 мең кв.м. тапшырылган. Өченче булып Октябрьский шәһәре тора. Анда куллануга 76,5 мең кв.м. торак төзелгән.