

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә үткән Хөкүмәт утырышында мохтаҗ гражданнарга масштаблы инвестицион проект инициаторы тарафыннан төзелгән яки алынган торак бирү мәсьәләсе тикшерелде.
Андрей Назаров тиз арада “алданган өлешчеләр” проблемасын хәл итү кирәклеген билгеләп, республика Башлыгы Радий Хабировның әлеге мәсьәләне алдагы елга ябу бурычын куйганлыгын утырыштагыларның исенә төшерде.
-Нәтиҗәле механизмның берсе “алданган өлешчеләр”гә застройщиклар тарафыннан масштаблы инвестицион проектны тормышка ашыру кысаларында төзелгән фатирлар бирү. Шулай ук әлеге проект ятим балаларны торак белән тәэмин итүдә дәүләт бурычларын үтәүдә уңай роль уйнаячак. Бу бюджет акчасын тотынмыйча ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча бурычларны бетерергә булышачак, - диде Андрей Назаров.