

Бүген Уфадан Салават Юлаев исемендәге өченче ирекле Башкортстан батальоны махсус хәрби операциягә юлланды. Хәрбиләрне хезмәткә озату тантанасы Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында узды.
“Нәкъ шушы егетләр – Башкортстанның даны, безнең горурлыгыбыз һәм яклаучыларыбыз. Ватанны сакларга китәргә карар кабул итүләре өчен бөтен республика белән рәхмәтлебез. Вәгъдә итәм, “доставаловчылар” һәм “шәйморатовчылар” батальоннарына ярдәм булган кебек, Салават Юлаев исемендәге батальонны да республика бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торачак. Якыннары һәм туганнары хакында кайгырачак. Егетләр, исән-имин әйләнеп кайтыгыз!” – дип озатты аларны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.