Яңалыклар
20 декабрь 2022, 18:49

Артур өйләнгән!

Янгын сүндерүче егетнең сөйгәненә тәкъдим ясаганын бар мәктәп күргән иде. 

https://vk.com/mchsrbhttps://vk.com/mchsrb
https://vk.com/mchsrb

Сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясауның нинди генә алымнарын уйлап тапмый тапкыр егетләр.

Октябрь аенда Дүртөйле шәһәрендә дә бик үзенчәлекле хәл булган иде. 124нче санлы янгын сүндерү-коткару частеның караул җитәкчесе Артур Иванов, шәһәрнең 5нче санлы урта мәктәбендә янгын сүндерү-тактик укулар үткәргәннән соң, сөйгән кызына тәкъдим ясады. Бак дисәң, Артурның йөргән кызы әлеге мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли икән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән әйтүләренчә, Артур бу вакыйгага алдан әзерләнгән булган.

“Тәкъдим ясау планын күптән уйлап йөрдем. Әмма аны гадәти булмаган итеп эшлисем килде. Җитәкчелек белән сөйләшеп-килешкәч, тәкъдимне укулар вакытында ясарга карар иттем. Сөйгәнемнән “әйе” сүзен ишеткәндә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен”, – дигән Артур.

“Безнең белгечләр җитди коткаручылар гына түгел, ә хисле романтиклар да була беләләр. Һәм бу бик яхшы!” – дигән фикерен җиткерде ул чакта ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Зайцев.

Бу вакыйгадан соң ике ай вакыт үтте. Һәм, ниһаять, әлеге тарихның дәвамы билгеле булды: яшьләр никахларын теркәгән!

“Яшьләрне законлы никахлары белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, иминлек һәм мәхәббәт телибез!” – дип язган Артурның коллегалары.

Котлауларга без дә кушылабыз, бәхетле парлы гомер насыйп булсын!

 

https://vk.com/mchsrb
https://vk.com/mchsrb
https://vk.com/mchsrb
https://vk.com/mchsrb
https://vk.com/mchsrb
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас