

Быелгы кыш үзенә урын таба алмаган кебек кылана: әле генә каты салкын булса, 2-3 көннән яңгыр ява...
Кичә-өченче көн бозлы яңгыр, җепшек кар явып, аяк асты бозлавыкка әйләнде. Бүген төнен янә салкынайтты. Көндез һава температурасы -10... -15 градус тирәсе булачак. Күпчелек районнарда кар явачак, бозлавык булачак.
21 декабрьдә, ягъни иртәгә, тагын да салкынайтачак, диләр синоптиклар. Термометр баганалары төнге сәгатьләрдә -20... -25 градуска кадәр төшсә, аязытканда -30 градуска кадәр җитәчәк. Көндез -12... -17 градус фаразлана. Шулай ук кыска вакытлы кар явуы көтелә.
22 декабрьдә исә республика территориясенә атмосфераның янә җылы фронты киләчәк икән. Һава температурасы көндез -7... -12 градуска менәчәк.
23 декабрьдә инде термометр баганалары 0 градусны күрсәтәчәк.
Ялларда да җылы булачак, һава температурасы -2... -4 градус тирәсендә торачак, диләр белгечләр.