Яңалыклар
19 декабрь 2022, 03:27

Бүген эшкә барып булмады...

Сездә хәлләр ничек, дуслар?

Бүген, 19 декабрьдә, Башкортстан территориясендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шторм кисәтүе игълан итте. Төбәктә коточкыч бозлавык булуы, агачлар һәм  электр чыбыкларына җепшек кар ябышуы көтелә.

“Водительләр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, машиналар арасындагы дистанцияне арттырыгыз, хәвефсезлек каешларын каптырырга онытмагыз, юлда барганда гаджетларны читкә куеп торыгыз. Катлаулы юл участокларына якынлашканда алданрак тормозга басыгыз, обгонга чыкмагыз. Җәяүлеләргә таймый торган аяк киеме сайлап, сак кына йөрергә кидәш ителә”, – диләр ведомствода.

Кичә төнге сәгать икеләрдә коеп яңгыр яуса, көчле җил чыккан, җепшек кар ява. Кыскасы, буран.  Мин шәһәр читендә, Уфа районының Шамонино авылында яшим.  Башкалага эшкә барыр өчен безгә тимер юл аша чыгарга кирәк. Ә анда поезд ватылган. Тезелеп киткән машиналар чиратында утырдык-утырдык та,  борылып кайтып киттек. Бүген өйдә эшләргә туры килер. Ә сездә ничек, дуслар? Бозлавыкмы? Юлларны чистартканнармы?

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас