

Уфада һәм якын-тирә районнарда бүген бозлы яңгыр яуды. Моны үз күзләрем белән мин дә күзәттем. Авылдан киләсе сәгать ярымлык юл ике сәгатьтән артып китте.
Әйткәндәй, иртәгә, 19 декабрьдә, һава торышы начаралануы дәвам итәчәк. Синоптиклар кар, кайсыбер районнарда көчәеп карлы яңгыр явуын фаразлый. Аерым районнарда секундына 15-20 метр тизлектә җил исеп, буран чыгачак, бозлы яңгыр явачак, агачларга һәм электр чыбыкларына җепшек кар ябышачак, юлларга кар салачак, бозлавык хасил булачак. Юлларның аерым урыннарында 500 метрдан ары күрүчәнлек начараерга мөмкин.
Һава температурасы төнлә -5,-10°, көндез 0,-5°.
“Көчле җил искән чакта электр чыбыклары, агачлар, реклама такталары, элмәле конструкцияләр тирәсендә йөрүдән сакланыгыз. Алар астына машиналарыгызны куймагыз. Балаларны ялгызы калдырмагыз. Юл аша чыкканда игътибарлы булыгыз. Водительләргә ерак юлга чыгуны кичектереп торырга киңәш итәбез. Юлда хәрәкәт иткәндә машиналар арасында дистанцияне саклагыз, тизлек режимын бозмагыз, хәвефсезлек каешларын каптырырга онытмагыз, юлда гаджетларны читкә куеп торыгыз. Ерак юлга чыкканда җылы киемнәр, ягулык һм ризык запасы алырга онытмагыз”, – дип искә төшерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru