Яңалыклар
17 декабрь 2022, 10:51

Бабасыр гына җитми иде инде безгә...

Стрептококк инфекциясе нәрсә ул?

Бабасыр гына җитми иде инде безгә...Бабасыр гына җитми иде инде безгә...
Бабасыр гына җитми иде инде безгә...

Бөек Британиядә стрептококк инфекциясеннән 70 тән артык үлем очрагы теркәлгән. Шул исәптән 19 бала. Бу авыр чир безнең якын күрше Казахстанда да аза башлаган. Русиядә дә ел саен бу чир белән авырыйлар, әмма аның күптән киң таралыш алганы юк иде. Бу авыруны ничек аерырга һәм аннан үзеңне ничек сакларга?

Стрептококк инфекциясе - төрле стрептококклар китереп чыгарган авыруларның бер төре. Ул өске һәм аскы сулыш юлларының инфекциясенә китерергә мөмкин: йогышлы отит, синусит, тонзиллит, ангина, хәттә тире җәрәхәтләре һәм тән асты тукымасын эренләтү. Кайбер стрептококклар күп антибиотикларга бирешмиләр һәм көчле инфекцияләр аркасында башка күп  төрле авыруларны кузгаталар. Иммунитеты төшкән балаларда стрептококклар  менингитка, сепсиска хәтта үлемгә китерә.Иң куркынычы шул, бабасырдан әлегә кадәр ышанычлы һәм тулысынча саклый торган прививка уйлап табылмаган.

 Бабасырны гади салкын тию чире белән тиңләп дөрес диагноз куелмый һәм вакыт үтә. Чир башланган чорда ук дәвалау булмау буыннар, бөер һәм йөрәк авыруларына китерә. Вакытында билгеләнгән антибиотик ярдәм итә, аны табиб кушканча кабул итү мөһим. Ә моның өчен , тән температурасы күтәрелү белән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Үзебезнең сәламәтлекне  беренче чиратта үзебез кайгыртырга тиешлеген онытмыйк, дусларым!

Чыганак:aif.ru

Фото:aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас