

Кичә, 15 декабрьдә, АКШ Русия кешеләренә һәм оешмаларына карата санкцияләр исемлеген яңарткан.
Бу юлы исемлеккә 44 физик шәхес һәм 21 компания өстәлгән. Шул исәптән аңа 29 губернатор кертелгән. Анда Идел буе федераль округы төбәкләреннән Самара өлкәсе башлыгы Дмитрий Азаров, Чувашия җитәкчесе Олег Николаев, Ырынбур губернаторы Денис Паслер һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бар.
Сәясәтче Дмитрий Михайличенко әйтүенчә, Радий Хәбировка карата санкцияләр аның махсус хәрби операцияне актив хуплавына бәйле.
“Русия власте һәм төбәкләр җитәкчеләре өчен бүгенге көндә бу санкцияләр критик хәл түгел. Шуңа алар әлеге хәбәрләргә елмаеп кына куялар”, – ди ул.
Исегезгә төшерәбез, июльдә – Бөек Британия, августта Канада Радий Хәбировка карата санкцияләр игълан иткән иде. Октябрь ахырында Украина президенты Владимир Зеленский да аңа каршы ун елга чикләүләр кертте.