

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Дәүләт Җыелышына юлламасында Уфаның зур бер төзелеш мәйданына әйләнүен билгеләп үтте.
Барлык объектлар да халыкка дистә еллар буе хезмәт итәчәк. Республика халкы һәм кунаклары озакламый яңа мөмкинлекләрне бәһалый, данлыклы башкорт кунакчыллыгының тулы куәтендә тоя алачак. Башкаланың юбилеен югары дәрәҗәдә үткәрәчәкбез.
-Төзелеш комплексы рекордлы 3 млн кв. метр торакка якынлашты. Әмма бу да хәзерге заманда аз. Безгә республика шәһәрләрен үстерү өчен яңа мәйданнар турында уйларга кирәк. 2030 елга дүртәр млн.кв.метр уңайлы торак төзелергә тиеш. Застройщиклар белән эшне оештырырга кирәк. Алар айлар буе төзелешкә рөхсәт көтеп торырга тиеш түгел,- диде Радий Фәрит улы.