Яңалыклар
15 декабрь 2022, 18:45

"Рухлы, көчле, бердәм булыйк!"

Шулай дип чакырды төбәк җитәкчесе. 

rus.bashgazet.rurus.bashgazet.ru
rus.bashgazet.ru

Җирле үзидарә һәм республика парламентына сайлауларга бер елдан да азрак вакыт калды. Шулай диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә.

“Бу җиңел булмаган елларда халыкның нинди депутатлар һәм сәяси көч безнең янда булуын күрү мөмкинлеге булды. Алар үзләре бәя биреп, дөрес сайлау ясар. Ә мин, республика Башлыгы буларак, Дәүләт Җыелышы – Корылтайның депутатлар корпусына бу чордагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен чын күңелдән рәхмәт әйтә алам. Һәрчакта да кешеләр янында булган, аларга ярдәм иткән, мәнфәгатьләрен яклаган, илне хуплаган депутатларга ихтыяҗ булачагына ышанам”, – диде төбәк җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, без туган республика һәм илне ярату хисе белән яшибез.

“Зур эшләр белән аны данларга телибез. Әгәр без, элекке кебек, фикердә һәм эштә бердәм булсак, барлык сынауларны да үтеп чыгачакбыз һәм һичшиксез җиңәчәкбез! Мин сезгә ышанам, кадерле якташлар! Рухлы, көчле, бердәм булыйк!” – диде Радий Хәбиров үзенең Юлламасын тәмамлап.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас