

БР Иҗтимагый палата рәисе Азамат Янбердин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Юлламасына карата үз фикерен белдерде.
“Бертуктаусыз кыенылыкларга зарланырга һәм объектив сәбәпләргә сылтанырга була. Я булмаса бернигә карамый алга атларга була. Нәкъ шул икенчесен сайлап, Башкортстанны җитеш, кыенлыкларга бирешмәүче төбәк буларак күрсәтергә чакырды бүген үзенең Еллык юлламасында республика Башлыгы.
Бездә кулланылышка тапшырылучы торак саны кимемәгән, юллар төзелүен дәвам итә, Уфаның юбилеена әзерлек процессы бара. Алай гына түгел, тормыш сыйфатын яхшыртуга илтүче яңа проектлар барлыкка килә – торак пунктларын яктырту, йорт алды территорияләрен төзекләндерү, медицина ярдәме камилләштерү һ.б.
Болар берсе дә республика халкының активлыгы һәм ярдәменнән башка мөмкин түгел. Нәкъ аларның инициативасы – җитәкчелек өчен ориентир булып тора. Бергә генә зур уңышларга ирешергә мөмкин “, - диде ул.