Яңалыклар
15 декабрь 2022, 15:04

"Барыбызның да Кече Ватаны бар"

Башкортстан Башлыгының юлламасына кагылышлы БР Иҗтимагый палата әгъзасы, “Башкортстан республикасы аналары” оешмасының күзәтчелек советы җитәкчесе Диана Фарахова фикере

"Барыбызның да Кече Ватаны бар""Барыбызның да Кече Ватаны бар"
"Барыбызның да Кече Ватаны бар"

Башкортстан Башлыгының юлламасына кагылышлы БР Иҗтимагый палата әгъзасы, “Башкортстан республикасы аналары” оешмасының күзәтчелек советы җитәкчесе Диана Фарахова:

“ БР Башлыгы Юлламасын тулысынча халыкның социаль тормышын яхшыртуга юнәлтелгән дип әйтергә була. Теге яки бу өлкәдә үзгәртүләрнең һәркайсы халык тормышына бәйле: төзелеш тә, юллар ремонтлау да, капиталь ремонтка булган тарифларны тоту да, педагогларга ярдәм дә, дәваханәләрне ремонтлау һәм төзү дә, табибларга язылу тәртибе дә, мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары да, һ.б. һ.б. Алдагы елның Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы булуын аерым билгелисем килә. Безнең барыбызның да туган шәһәре, авылы, районы бар. Без балачагыбыз үткән җирне онытмаска һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тиеш дип уйлыйм”.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас