+21 °С
Болытлы


Саклык банкы акчаларны башка банкларга банкомат аша күчерүне тыйды.
“Сбербанк акчаларны бүтән банкларга банкоматлар аша күчерүне туктатты, хәзер моны “Сбербанк онлайн” аша гына эшләп була”, – дип хәбәр иттеләр.
Финанс учреждениесенең белешмә үзәгендә бу хәбәрнең дөреслеген раслаганнар һәм сәбәбен дә аңлатканнар. Эш шунда: мондый операциягә бүген ихтыяҗ зур түгел икән. Шуңа аны бөтенләй сүндереп куярга карар иткәннәр.