

14 декабрь Башкорт теле көнендә БР җитәкчесе Радий Хәбиров күренекле шагыйрь һәм чәчән Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салды. Сынлы композиция Башкорт дәүләт педагогия универститеты каршында урын алган.
Билгеле булуынча, 14 нче декабрь республикада башкорт теле көне итеп игълан ителгән иде. Бу көн БР башлыгы указы белән бөек башкорт шагыйре һәм чәчәне Мифтахетдин Акмулла туган көнгә багышлап 2019 елда билгеләнгән иде. Ул үзенең иҗаты белән Башкортстанның милли әдәбиятына җитди йогынты ясый.
Радий Хабиров чыгышыннан:
Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле коллегалар!
Сезне Башкорт теле көне менән ихлас котлыйм. Бу бәйрәм яңа, берничә ел элек булдырылды. Бу - бик мөһим вакыйга. Башкорт теле – милләт теле, туган тел, халкыбызның байлыгы икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз. Шуңа күрә без аңа зур игътибар бүләбез, бүген һәм башка көннәрдә төрле чаралар үткәрәбез. Башкорт телен үстерү һәм саклау өчен ул модада булырга, яшьләр башкортча сөйләшергә, аны өйрәнергә тиеш.
Һәммәгезне бу көн менән котлыйм! Бүген - бөек Акмулланың туган көне. Бу бөек кешенең, минең карашка, иң төп фикере – «Башкортларым, уку кирәк!» дигән сүзләре. Шуңа күрә, дуслар, барыгызны да котлыйм һәм уңышлар телим.
***
БДПУ каршындагы мәйданда Башкортстан җитәкчесе университет студентларына Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендияләр тапшырды. Әлеге стипендия ел саен вуз һәм колледжлар студентларына укуда һәм гыйльми эшчәнлекләрендәге уңышлары өчен тәгаенләнә.