Яңалыклар
14 декабрь 2022, 18:35

ОМОН отряды Донбасстан кайтты

Аларны гаиләләре каршы алды.

https://vk.com/ireksagitovhttps://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov

Башкортстанда эш буенча хәрби командировкадан кайткан ОМОН отрядын каршы алдылар. Шәхси составның Донбасстан кайтуы турында хөкүмәт вице-премьеры Ирек Сәгыйтов үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.

“Росгвардиянең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Александр Бурдо белән ОМОНның чираттагы шәхси составын каршы алдык. Безнең сугышчылар бу юлы да алларына куелган бурычларны төгәл үтәде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән аларга рәхмәт сүзләрен җиткердем”, – дигән ул.

ОМОН отряды тулы составта кайткан. Аерым уңышларга ирешкән хәрбиләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылган.

Сугышчылар, гаиләләре янында ял иткәннән соң, янә хезмәт урыннарына кайтачак.

“Зур рәхмәт сезгә, егетләр. Аңлаганнары, сабырлыклары һәм ярдәм иткәннәре өчен гаиләләрегезгә рәхмәт. Ныклы сәламәтлек, иминлек телим, хезмәтегездә һәрчак уңыш кына юлдаш булсын!” – дип язган Ирек Сәгыйтов.

Бүген Донбасста булган барлык ир-егетләргә дә исән-имин өйләренә кайтырга язсын.

https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
https://vk.com/ireksagitov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас