Яңалыклар
14 декабрь 2022, 12:04

Куян елы салкын башланмакчы

Яңа ел бәйрәмнәренә һава торышы фаразы бар.

Куян елы салкын башланмакчыКуян елы салкын башланмакчы
Куян елы салкын башланмакчы

Башгидрометеоүзәк хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан һәм гыйнвар каникулларына һава торышын фаразладылар. 31 декабрьдә республикада термометрлар -15, -19 градус күрсәтәчәк. Гыйнварның беренче көннәре аяз һәм салкын булыр дип көтелә. 2023 елның беренче көнендә -23, -27 градус фаразлана. Яңа ел каникулларының киләсе көннәрендә -30, -31 градуска кадәр салкын булачак. Раштуа төне дә салкын булыр дип фаразлана. Термометрлар -25 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак:Башинформ

Фото:vsegda-pomnim.com

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас