Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 декабрь 2022, 09:16

Кар кирәк иде

Кайчан кар ява башлар икән? 

https://vk.com
https://vk.com

Салкыннар урынына кар киләчәк. Шулай дип хәбәр итә Башгидрометүзәк синоптиклары.

Бүген, 14 декабрьдә, явым-төшем фаразланмый. Көндез һава температурасы -5... -10 градус булачак.

15 декабрьдә, пәнҗешәмбе, урыны белән кар явачак. Термометр баганалары төнен -10... -15 градус күрсәтсә, көньяк-көнчыгышта -20... -25 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -6... -11 градус тирәсе, көньяк-көнчыгышта -16 градус булачак.

16 декабрьдә, җомга, кар көтелә. Төнен -9... -14 градуска кадәр салкынайтса, көндез һава температурасы -4... -9 градуска менәчәк.

Быелгы кыш кары белән сөендерергә ашыкмый. Әмма кар кирәк. Кыш булгач, кары да булырга тиештер инде, шулай бит?  

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: